Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вафат булу сәбәпле Чаллы депутатының вәкаләтләре туктатылды

Бүген Чаллы шәһәр Советының чираттан тыш утырышы үтте.

Бүген Чаллы шәһәр Советының чираттан тыш 36нчы утырышы үтте. Анда депутатлар күптән түгел вафат булган коллегалары Флера Андрееваның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул итте. 

“Флера Ивановна  озак еллар шәһәр мэры урынбасары, идарә җитәкчесе булып эшләде. Чаллы һәм шәһәр халкы ихтыяҗларын кайгыртып тырыш хезмәт куйды. Ул безнең күңелләрдә намуслы һәм  гадел кеше буларак мәңге сакланыр”, - дип белдерде утырышта мэр Наил Мәһдиев.  

Исегезгә төшерәбез, Флера Андреева озакка сузылган каты авырудан соң, 15 августта вафат булды. Залдагылар аны 1 минутлык тынлык белән искә алды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев