Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Эчке эшләр идарәсенең элеккеге җитәкчесе Фәйзулла Хөсниев вафат

Аңа 56 яшь иде.

Тагын кайгылы хәбәр килеп иреште. Чаллы Эчке эшләр идарәсенең элеккеге башлыгы Фәйзулла Хөсниев вафат булган. Аңа 56 яшь иде.

Үзебезнең чыганаклардан мәгълүм булганча,  әлеге хәбәр дөрес. Әлегә үлем сәбәпләре һәм мәрхүмне соңгы юлга озату вакыты билгесез.

Фәйзулла Хөсниев Чаллы Эчке эшләр идарәсенә 2003 елда Дәүфит Хәмәдишиннан соң килде. Ул шәһәрдәге куркынычсызлык өчен 10 ел дәвамында, 2013 елга кадәр җавап бирде. 2013 елда лаеклы ялга чыгып, отставкага китте. Аны хезмәттәшләре максатчан, таләпчән,җаваплы, шул ук вакытта нечкә  күңелле җитәкче итеп искә алдылар.

Урыны җәннәттә булсын, гаиләсенә, туганнарына, дусларына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. 

Фото «Челныбиз»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига 02 увд мвд полиция