Чаллы егете бушлай татар теленә өйрәтә
«Дөньядагы бөтен кеше дә татарча белсен иде!» - ди ул.
«Адымнар-Чаллы» күптелле гимназиясе укучысы Ильяс Сираев дөньядагы бөтен кешеләрнең дә татар телен белүен һәм татарча сөйләшүен тели. Җәйге каникулларда ул онлайн курслар ачып җибәрмәкче. Иптәшләренә туган телен өйрәтергә ниятли. Курсы «Кайнар» дип атала. Үзлегеннән укыту программасы да төзегән. Аның белән бергәләп татар телен өйрәнергә теләүче балалар саны инде бер дистәдән артык: сыйныфташлары, спорт түгәрәгенә бергә йөргән дуслары язылган. Шунысы кызык, язылучылар арасында татар милләтеннән булмаган егет-кызлар да бар.
«Курслар бушлай, 1 июньнән башлана. Язылырга теләүчеләр әле өлгерә», – ди Ильяс.
Егетнең үзлегеннән төрек телен өйрәнүен дә әйтеп үтәсе килә. Махсус кушымта аша, татар теле белән чагыштыра-чагыштыра өйрәнә ул аны. Теге яки бу сүзнең башка төрки телләрдә дә ничек булуы белән кызыксына. Унөч яшьлек үсмер бала татар теле аша бик күп телләр үзләштереп булганына инде «үзе тотып карап» ышанган. Башкаларның да шуны аңлавын тели ул.
Аның турында «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев