Чаллы эшмәкәрләре 93 млрд сумлык товар саткан
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләре 93 млрд сумлык товар саткан

Чаллыда ваклап товар сату узган ел белән чагыштырганда 12%ка арткан.

Илдәге икътисадый тотрыксызлыкка карамастан, Чаллыда ваклап товар сату узган ел белән чагыштырганда 12%ка арткан. Барлыгы 93 млрд сумлык товар сатылган. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова әйтүенчә, моңа Чаллы эшмәкәрләренең маркетплейслар аша сатуы ярдәм иткән. «Иң популяр маркетплейсларда эшмәкәрләр 3 617 уникаль  аккаунт теркәгәннәр. Бу сан ел башыннан 34%ка, ә  Waildberries складында товар сату 2,5 мәтрәбә артты», – дип, әлеге складның Чаллыда ачылуын уңай бәяләде
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев