Чаллы фатирларына нинди очракта җылылык бирелә?
Яңалыклар тасмасы

Чаллы фатирларына нинди очракта җылылык бирелә?

Башкарма комитет җитәкчелеге аңлатма бирде.

"Урамда салкын. Яңгырлар китте. Ял көннәрендә хәтта беренче кар явачак дип фаразлыйлар. Фатирларыбызда оекбашлардан йөрибез! Фатирлар кайчан җылыначак?" - дип зарлана шәһәрдәшләр социаль челтәрләрдә.

Шәһәр башкарма комитеты карары буенча җылылык иң беренче чиратта социаль объектларга җибәрелә. Иң ахырда - йортларга. Урамда һава температурасы 5 көн рәттән +8 торса, фатирлар торбаларына да кайнар су җибәреләчәк. Идарә итү компанияләре әзер тора, дип белдерде башкарма комитет җитәкчелеге.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев