Чаллы һәм Казандагы гаиләләргә - 200 мең сум
Яңалыклар тасмасы

Чаллы һәм Казандагы гаиләләргә - 200 мең сум

Бу акча нинди гаиләләргә бирелә?

ТР Премьер министры Алексей Песошин күпбалалы   гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге урынына акча түләү турында карар кабул итте. 

Әлеге документ буенча акчалата компенсация күләме  - 200 мең сум. 

Аны Казанда яки Чаллыда даими яшәүче һәм шәхси торак төзү яисә бакчачылык өчен җир кишәрлеге алуга рәсми исемлекләргә кертелгән өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр ала алачак.

Акчаны алу өчен ата-аналарның яисә вәкаләтле вәкилләрнең берсенә җирле үзидарәнең вәкаләтле органына гариза тапшырырга кирәк. 

Документта гаиләнең барлык әгъзаларының да участокны акчага алмаштыруга ризалыгы расланган булуы зарур.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча бала ана капиталы күпбалалы гаиләләр Җир участогы

Нет комментариев