Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яны микрорайоннарына автобуслар яңа вакыт буенча йөриячәк

Пассажирларга 40 кеше сыйдырышлы ПАЗ автобуслары хезмәт күрсәтә. Бер якка билет бәясе 30-40 сумны тәшкил итә.

Чаллыда яңа шәһәр яны маршруты булдырылуы хакында инде хәбәр иткән идек. Аның ярдәме белән пассажирлар хәзер “Подсолнухи” һәм “Восточный” микрорайоннарына йөри ала. Шушы көннәрдә, әлеге җирлекләрдә яшәүчеләрнең теләк-тәкъдимнәре исәпкә алынып, маршрут графигына үзгәрешләр кертелде. Хәзер алар көнгә 5 тапкыр йөриячәк. Беренче автобус юлга иртәнге сәгать 6да кузгалачак. Тулы график белән түбәндә таныша аласыз. 

Пассажирларга 40 кеше сыйдырышлы ПАЗ автобуслары хезмәт күрсәтә. Бер якка билет бәясе 30-40 сумны тәшкил итә. Моңа кадәр, җирле халык бистәләргә җәмәгать транспорты булдыру мәсьәләсен күп тапкырлар күтәреп чыккан иде. Тик тишле юллар булмау сәбәпле, әлеге сорау кичектерелеп килде. Бүгенге көндә инде мәсьәлә тулысынча хәл ителде. Барлык стандартларга һәм тиешле нормаларга туры китерелеп юл салынды. 

фото: https://temaufa.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт