«Лада» машинасы йөртүчесе, идарәне югалтып, бүрәнәләр төягән йөк машинасы тагылмасына килеп бәрелгән.
Бүген республиканың Тукай районында Илбакты-Калмия торак пунктында иртәнге биштә коточкыч авария булды.
«Лада» машинасы йөртүчесе, идарәне югалтып, бүрәнәләр төягән йөк машинасы тагылмасына килеп бәрелгән. Бәрелешкән урын шофер утырган якка туры килгән.
«Җиңел машина йөртүчесе алган җәрәхәтләреннән урында ук үлгән. Автомобиль пассажирын хастаханәгә алып киттеләр», – дип аңлаттылар һәлакәт шаһитлары.
«Татар-информ» хәбәрчесенә хәбәр итүләренчә, бүрәнә ташый торган машина йөртүчесе тагылмасын төнгә юл читендә калдырган, ә үзе йокларга киткән. Транспорт янында кисәтү билгеләре куелмаган булган.
Нет комментариев