Бу хакта хакимияттә узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама территориаль идарәсенә яңа җитәкче - Камил Нәҗмиев билгеләнде. Аны эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев тәкъдим итте. Моңа кадәр идарәне Наил Гарипов җитәкләде. Шәһәр башлыгы аңа куйган хезмәте өчен рәхмәт әйтте.
Нет комментариев