Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ипподромында хәрби-патриотик чара

Мондый хәлләр кабатланмасын иде

Бүген Ипподромда хәрби-патриотик чара, Сталинград сугышы реконструкциясе булды. Дөресрәге Бөек Ватан сугышы вакытында совет солдатларының Сталинградны дошманнардан азат итүен күрсәттеләр. 

Сәхнәдән патриотик җырлар яңгырады, театраль тамашалар күрсәтелде. Биредә шулай ук шәһәр тарихы музее экспонатлары, хәрби техника белән танышырга, солдатларга хат язарга була  иде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев укучылар язган хатларның хәрбиләр өчен кадерле бүләк икәнен әйтте: «Алар укучылар, балалар язган хатларны елый-елый укыйлар», – диде ул. 

Ипподромга халык бик күп җыелган иде. Алар Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен карадылар. «Без әллә нигә бер шартлау тавышларын ишетеп, куркып куябыз. Без монда фатирларыбызда батареялар бераз суынса, зарлана башлыйбыз. Ә анда су да, җылылык та юк. Халык тыныч тормышның кадерен белергә өйрәнсен иде. Ял итәм дә, тагын китәм. Без анда кирәгәрәк, йортсыз кешеләрне, хәрбиләрне ашатырга кирәк», – диде олы йөрәкле эшмәкәр Рөстәм Гатин. 

Ул туган шәһәренә кайткач та тик тормый. «Приют человка» проекты кысаларында кичә, мохтаҗларны ашатты, бүген дуслары белән бергә ипподромга килүчеләрне карабодай боткасы, кайнар чәй белән сыйлады. 

Шәһәрнең яшьләр үзәкләре хезмәткәрләре, иҗат коллективлары Сталинградны азат итү күренешен күрсәттеләр. Шартлау тавышы, туплар гөрелтесе, танклар – барсы да чын сугыштагы кебек. Мондый хәлләр илебездә башка кабатланмасын, хәрби техниканы карап, солдатларның  батырлыгы белән горурланып, тыныч тормышның кадерен белеп яшик. 

Фотолар шәһәр хакимиятенең телеграмм каналыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: патриотик уен МАХСУС хәрби операция