Чаллы юлларында чокырларны ямый башладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы юлларында чокырларны ямый башладылар

Иртә түгелме?

“Автомобиль юллары предприятиясе” хезмәткәрләре шәһәр юлларындагы чокырларны ямый башлады. Иске асфальт катламына алар битум катнашмасы агыза. Ул 170-190°С кайнарлыкта, шуңа әлеге катнашманы салкынча көннәрдә дә кулланып була. 
Оешма белгечләре җимерек юлларны барлап тора. Көн саен территорияне йөреп чыгалар, халык мөрәҗәгатьләрен исәпкә алалар. 

Юллар җимерүнең 2 төп сәбәбен билгелиләр:
-    Температураның 0 градус аша еш уйнавы;
-    Транспортның күплеге (авырлыгы, никадәр еш йөрүе)
Белгечләр юлларны кирәк булган барлык юлларда да төзекләндерергә ниятли. 

Чаллы хакимияте фотосы
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев