Чаллы көрәшчесе Азат Габдрәшитов Абхазия Сабан туеның абсолют батыры булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчесе Азат Габдрәшитов Абхазия Сабан туеның абсолют батыры булды

Аңа ТР Рәисенең бүләге - автомобиль тапшырылды.

Бүген Абхазиядәге Сухум шәһәрендә Сабан туе узды. Мәйданда халкыбызның традицион милли уеннары оештырылды.

Сабан туеның төп бизәге - милли көрәш. Абсолют батыр исеме өчен  илнең төрле төбәкләреннән көрәшчеләр бил алышты. 

Кызу ярышлардан соң бәйрәмнең төп герое – Сабан туе батыры билгеләнде. Ул – Татарстан Республикасының Актаныш районыннан чыккан, бүгенге көндә Чаллыда яшәүче Азат Габдрәшитов. 

Ул быел автокала Сабан туеның абсолют батыр булган иде. 

Азат Габдәшитовка Абхазия Сабан туенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан төп бүләк – автомобиль белән бүләкләнде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бәйрәм сабан туе Азат Габдерәшитов

Нет комментариев