Чаллы көрәшчесе Рәнис Гыйләҗетдинов махсус премиягә лаек булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчесе Рәнис Гыйләҗетдинов махсус премиягә лаек булды

Әлеге бүләк иң матур алым күрсәткән егеткә бирелә.

"Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында дүртенче ел рәттән данлыклы көрәшче Ильяс Галимов исемендәге премия тапшырыла. Аның күләме  - 30 мең сум. Ул иң матур алым күрсәткән егеткә бирелә. Быел әлеге премиягә Чаллыдан Рәнис Гыйләҗетдинов (кушаматы Гелик) лаек дип табылды.

Сүз уңаеннан, ул +130 кило үлчәү авырлыгында да җиңүче булды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев