Ул шәһәр зиратында әнисе янында җирләнәчәк.
Чаллыда шәһәр тарихында тирән эз калдырган фотограф, кинохроник Зирәк Садыйков бүген төнлә кинәт вафат булды. Бер айдан соң аңа 65 яшь тулыр иде.
Зирәк Садыйков – КАМАЗ, шәһәр төзелешен яктырткан күренекле шәхес. Шәһәр тарихы музеенда аның фотоаппараты саклана. «Энергетик» мәдәният сараенда «Объективта – шәһәр тарихы» күргәзмәсендә аның фотолары зур урын алды.
«Бик кызганыч. Соңгы кинохроник китте. Бөтен пленкаларым өйдә, дигән иде. Аның архивы бик бай иде. Архивка бик күп фотолар җибәрде», - ди шәһәрнең архив идарәсенең элеккеге җитәкчесе Люция Шәмсевәлиева.
Мәрхүмне бүген көндезге 12 дә шәһәр моргыннан соңгы юлга озаталар.
Нет комментариев