Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы тай боксы буенча җиңү яулады

«Югары дәрәҗәгә ирешкән спортчы моңарчы шәһәрдә булмады», - ди тренеры.

17 яшьлек Айсылу Шәйдуллина тай боксы буенча Идел буе һәм Урал федераль округлары чемпионатында алтын медаль яулады. Әлеге чемпионат - Россия беренчелегенә сайлап алу этабы. Тай боксы буенча югары дәрәҗәгә ирешкән спортчы моңарчы шәһәрдә булмады, ди тренеры Марат Талипов. Искәртергә кирәк, Айсылу тай боксы белән ел ярым гына шөгыльләнә. 

"51 кг авырлык категориясендә көч сынашты. Ярымфиналда спорт мастерына кандидат белән очрашты. Финалда беренче раундта ук җиңде. Күпме тренер булып эшләп, мондый максатчан, тырыш спортчыны беренче тапкыр күрәм. Мотивациясе көчле", - ди Марат Талипов. 

Айсылу тумышы белән Мөслимнән. Чаллыда индустриаль-педагогик көллияттә белем ала. Физик культура укытучысы һөнәрен үзләштерә.  

"Чемпионаттан соң, бер генә көн ял итте дә, тагын тренировкалар. Ныклап Россия чемпионатына әзерләнәбез. Бу юлы да җиңү яулау максатын куябыз", - ди тренер. 

Россия беренчелеге һәм чемпионаты 5-10 мартта Түбән Новгородта узачак. Айсылу Шәйдуллина әлеге ярышларда җиңү яуласа, илнең җыелма командасына алыначак. Соңыннан дөнья чемпионаты көтә. Ул Грециядә июнь аенда узачак. 

Фотолар тренер Марат Талиповтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев