Чаллы мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру вакыты билгеле
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру вакыты билгеле

9 апрельдә дин кардәшләребез быел соңгы тапкыр Рамазан сәхәренә торачак.

10 апрель көнне бар мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге мөбарәк бәйрәм Чаллы мәчетләрендә 7:00 сәгатьтә бәйрәм вәгазе белән башланачак. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак. Бу хакта “Шәһәри Чаллы”га шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, быел уразаның беренче көне 11 мартка туры килде. 9 апрельдә дин кардәшләребез быел соңгы тапкыр Рамазан сәхәренә торачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин ислам изге ай

Нет комментариев