Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәдәнияте югалту кичерә

Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә 8 сәгать 30 минутта «Тәүбә» мәчете янында була.

Кайгылы хәбәр килеп иреште. Чаллы мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән, озак еллар «Болгар» бию театрында, «Визит» оркестрында эшләгән Эльвира Мөбәрәкова каты авырудан вафат булды.

Ул моннан бер ай элек ул югары температура белән авыр хәлдә хастаханәгә эләккән иде. Яман шеш тапканнар. Операция ясадылар, каны зарарлану сәбәпле, хәле  авыр булды. Шулай да соңгы вакытларда әкренләп тернәкләнә дигән хәбәрләре килеп торды. Кызы да, үзе дә аякка басуына өметләнеп яшәде.

Тик Аллаһы Тәгаләнең үз кануннары: бүген бер сәгать элек Эльвира Әзһәм кызының  йөрәге тибүдән туктады. 

Эльвира ханыма узган атнада 57 яшь тулган иде. Урыны җәннәттә булсын.

Кызы Ләйләнең, туганнары һәм дусларының авыр кайгысын уртаклашабыз. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

13

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем-китем Болгар театры Визит