Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәпләрендә укулар кичектереләме?

Татарстанның кайбер мәктәпләрендә, көчле салкыннар сәбәпле, укулар башланмады.

Чаллыда көчле салкыннар сәбәпле каникуллар озайтылмаячак. Бүген мәктәпләргә укырга килгән балалар белән дәресләр үткәрелә. Өйдә калганнарга исә бернинди шелтә дә белдерелми, алар белән соңрак өстәмә дәресләр уздырылачак. Мәгълүм булганча, Татарстанның кайбер мәктәпләрендә, артык түбән температура сәбәпле, укулар башланмады. Бу хакта бүген ТР мәгариф министрлыгы хәбәр итте. 

Моңа кадәр без, республикада салкын һава шартлары урнашу сәбәпле, мәктәпләрдә дәресләрне вакытлыча кичектерергә мөмкиннәр дип хәбәр иткән идек инде. Канун буенча һава температурасы - 25 градустан (авылда - 23) түбән төшкән очракта башлангыч сыйныф укучылары өчен дәресләр кичектерелергә мөмкин. 5-9 сыйныф укучылары мәктәпкә бармасын өчен термометр баганасы шәһәрдә - 27, авылда -25 градустан түбәнрәк булырга тиеш.  - 32 (авылда - 30) градус салкын булса өлкән сыйныфларда да дәресләр үткәрелми.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф