Чаллы мәктәптәләрендә инспекторлар да укыта
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәптәләрендә инспекторлар да укыта

Иртәнге сәгать сигездән алар балаларны юл кагыйдәләре белән таныштыра, юлда үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтә.

Чаллы ЮХИДИ инспекторлары мәктәптә эшли. Дөрес, озакка түгел. “Игътибар – балалар!» акциясе дәвам иткәнче генә.  “Укулар башлангач, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре артып китүе ихтимал”, - ди ЮХИДИ пропаганда бүлегенең өлкән инспекторы Рүзил Заһидуллин. Шуңа күрә көн саен инспекторлар мәктәпләр буенча йөри. Иртәнге сәгать сигездән алар балаларны юл кагыйдәләре белән таныштыра, юлда үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юхиди

Нет комментариев