Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы медицина көллияте экс-директорын утыртырлармы?

Светлана Вахитова зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә.

Шәһәр судында Чаллы медицина көллиятенең элеккеге директоры Светлана Вахитова эше буенча утырыш башланды. Исегезгә төшерәбез, ул зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә.  

Тикшерү материаллары буенча, көллияткә укырга керергә теләүчеләрдән ул  акча ала торган була. Моннын тыш, аның колледж бинасында кафены да яшереп эшләтүе билгеле.   

Светлана Вахитова гаебен танымый. Бер ел дәвамында ул өй арестында булды.  

Искәртергә кирәк, берүк вакытта медицина көллиятендә эшләүче Светлана Вахитованың кызы да тоткарланган иде. Ул ришвәт алуны оештыруда ярдәм итүдә гаепләнә.

фото:https://srb62.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд