Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев 12 хәрбинең әти-әнисенә, хатыннарына, туганнарына Батырлык ордены тапшырды

«Авыр кайгыгызны тасвирларлык сүзләр җир йөзендә юк. Без сезнең батыр улларыгыз, ирләрегезнең исемнәрен хәтердә саклау өчен барсын да эшләрбез», - диде ул.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, туганнарына, хатыннарына Батырлык ордены тапшырды.

– Бүген илебез һәм республика җитәкчелеге кушуы буенча һәлак булган хәрбиләребезнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырабыз. Без, хәрби комиссарлар, район башлыклары белән бергә сезнең ир-егетләрегезнең батырлыгына соклану белдерергә һәм шул ук вакытта ихластан тирән кайгыгызны  уртаклашырга килдек. Без аларның һәркайсын хәтерлибез һәм аларның исемнәрен ярты миллионлы шәһәр халкы хәтерендә калдыру өчен барысын да эшлибез. 

Алар сезнең улларыгыз, ирләрегез, әтиләрегез генә түгел, Ватаныбыз чакыруына йөрәк кушуы белән киткән безнең дә хәрби дусларыбыз. Алар илебезне яклап гражданлык һәм хәрби бурычларын үтәделәр, икенче дөньяга батырлар булып киттеләр, әмма алар Чаллы халкы хәтерендә сакланачак.

Аларның исемнәре мәңгелек ут мемориал комплексына язылыр, мәктәпләргә, уку йортларына кертелер. Татар, рус, бер телдә дә, җир йөзендә дә  сез кичергән кайгыны, авыртуны тасвирлап бетерерлек сүзләр юк. Сезнең ирләрегез, улларыгыз безнең хәтерләрдә чын ирләр һәм батырлар булып калачак. Алар – үсеп килүче буыннарга мисал, батырлык һһәм кыюлык үрнәге, – диде  Наил Мәһдиев хәрбиләрнең якыннарына һәм гаиләләренә.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен РФ Президенты Указы нигезендә рядовойлар – Илнур Әхмәтҗанов,  Алексей Гарнышев, Алексей Плотников, Рамил Хаҗиев, Владимир Чекмарев, ефрейторлар  – Максим Пирогов, Александр Решетников, Никита Решетников, Ефим Скворцов, сержант Владимир Колокольников, өлкән лейтенант Владимир Мироненко, лейтенант Ильяс Галиакбәров үлгәннән соң, Батырлык орденнары белән бүләкләнде. 

Бүләк аларның әти-әниләренә, туганнарына, хатыннарына бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Өлешечә мобилизация һәлак булдылар