Наил Мәһдиев: «Юбилейларны Чаллыда эз калдырырлык итеп эшләргә кирәк»
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Юбилейларны Чаллыда эз калдырырлык итеп эшләргә кирәк»

РФ Президенты Владимир Путин Чаллының – 400, автогигантта беренче машина чыгуның 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турындагы указ чыгарды.

Мэр Наил Мәһдиев шәһәр советы сессиясендә РФ Президенты Владимир Путин имзалаган Чаллының – 400, автогигантта беренче машина чыгуның 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турындагы указ турында фикерләрен белдерде.

– Бу илебез, республика, шәһәр өчен мөһим документ. Чаллы 400 еллык тарихка ия. «КАМАЗ» - бренд. Бу вакыйга Россия өчен мөһим, – диде ул. 

Наил Мәһдиев Россия  Презитенты Владимир Путинга, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. 

«Бу документ ике юбилейга актив әзерләнергә мөмкинлек бирә. Юбилейлар шәһәр һәм «КАМАЗ» үсешендә эз калдырсын өчен автогигант белән берлектә эшләячәкбез», – дип ассызыклады  ул. 


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллы мэры Президент РФ Чаллыга 400

Нет комментариев