Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне. Хәзерге вакытта шәһәрнең мәгариф өлкәсендә 15 меңнән артык кеше эшли.

«Укытучы! Әлеге сүзне ишеткән саен һәр кеше үзенең яраткан педагогларын күз алдына китерә. Мөгаллимнәребезне истә тотмаган, аларга рәхмәт әйтмәгән беркем дә юктыр ул бу дөньяда.

Укытучы - ул белем биреп кенә калмый, ә киләчәк буында рухи кыйммәтләрне тәрбияли. Сез мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән яшь чаллылылар өчен сизгер педагоглар, аларның игелеккә өйрәтәсез, өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар өчен яхшы остазларга әвереләсез. Сез үз һөнәрегезгә тугры калып, игелекле хезмәтегезне дәвам итәсез. Бүген без бу хезмәтнең нәтиҗәләрен шәһәр, республика, ил тормышының барлык тармакларында  күрәбез. Без сезнең белән бергә Чаллы, Татарстан Республикасын һәм илебезне таныткан мәктәпкәчә яшьтәге балаларыбызның, укучыларыбызның һәм студентларыбызның уңышлары белән горурланабыз. 

Чаллы белем сыйфаты, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар буенча республикада алдынгы урыннар били. Сезнең ярдәм белән чыгарылыш сыйныф укучылары үз яшьтәшләре арасында көндәшлеккә сәләтле, бу, үз чиратында, аларга машина төзелеше, робототехника, мәгариф, сәламәтлек саклау, эшмәкәрлек өлкәләрендә кирәкле белгечләр булырга мөмкинлек бирә.

Хезмәтегез, сизгерлегегез, аңлавыгыз, сабырлыгыгыз өчен зур рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, һөнәри үсеш, авыр һәм мөһим эшегездә яңа казанышлар телим. Һәр укучыгыз сезгә рәхмәтле булсын! Бәйрәм белән сезне!"

Наил Мәһдиев, Яр  Чаллы шәһәре мэры
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация