Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры “Шәһри Чаллы” газетасына рәхмәт әйтте

Редакция хезмәткәрләре Наил Мәһдиевнең Туган көне уңаеннан видеоролик әзерләде.

Мәгълүм булганча, 12 октябрьдә шәһәр башлыгына 63 яшь тулды. Бу уңайдан редакция хезмәткәрләре махсус видеоролик әзерләде. Анда Чаллы башлыгы хакында шәһәрдәшләребезнең фикерләре тупланды. Язмадан күренгәнчә, милләттәшләребезнең күпчелеге Наил Гамбәр улына төзек урамнар, халыкка барып ял итәр урыннар булган өчен рәхмәт әйтә. Туган көне белән котлап, авыр һәм җаваплы эшендә уңышлар, саулык-сәламәтлек, озын гомер тели.  

Әлеге роликка Чаллы мэры битараф калмады. Ул “Шәһри Чаллы” газетасына мессенджерлар аша рәхмәт белдерде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татмедиа газета