Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры волонтёрларга ярдәм итәргә вәгъдә итте

Шәһәрдә 6 меңгә якын волонтёр бар.

Бүген Россиядә волонтёрлар көне билгеләп үтелә. Чаллыда 5800 кешене берләштергән 254 иреклеләр берләшмә эшли. Җәмгыятьтә волонтёрлар әһәмияте зур, ди яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева. Ел башыннан гына алар тарафыннан 1 меңгә якын чара үткәрелгән. 

«Волонтерлар террриторияләрне чистарталар, хәрбиләргә хатлар язалар, махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм җыялар, аларның гаиләләренә, мохтаҗ шәһәрдәшләргә төрлечә ярдәм итәләр», – ди Ләйсән Видинеева.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев олы йөрәкле волонтёрларга игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтте. Аларга шәһәрдә төрле яклап ярдәм күрстәтеләчәк дип ышандырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев