Чаллы мэры хәрбиләр белән очрашты
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры хәрбиләр белән очрашты

Алар махсус хәрби операция урыныннан кайттылар.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Егетләр махсус хәрби операциядә катнашалар.

– Егетләргә батырлыклары һәм кыюлыклары өчен  Чаллы халкы исеменнән рәхмәт әйттем, – дип хәбәр итте ул хакимиятнең телеграмм каналында. – Тормышка кагылышы мәсьәләләр буенча фикер алыштык. Егетләргә кирәк-яраклар салынган рюкзаклар тапшырдым. Җиңеп, шәһәребезгә  исән-сау кайтуларын теләдем.

Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев