Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабан туенда алкоголь эчемлекләр сатылмаячак

Бу эшмәкәрләр үтәргә тиеш төп таләпләрнең берсе.

Чаллы җитәкчелеге эшмәкәрләрне 17 июньдә үтәчәк шәһәр Сабантуена сәүдә мәйданчыкларына чакыра. Алар Яр Буе мәйданында иртәнге тугыздан - кичке унга кадәр, ипподромда тугыздан дүрткә кадәр эшләячәк. Күчмә сатуда катнашу өчен 9 июньгә кадәр гариза бирү мөһим. Урыннар түләүсез шартларда бирелә.

Тик шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар үтәргә тиеш таләпләр дә бар. Мисал өчен, сатучыларның медицина тикшеренүе үткәнлеге хакында белешмәсе, товарларына кагылышлы документлары булырга тиеш. Шулай ук аларга алкоголь продукциясе белән сәүдә итү дә тыела. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм сабан туе

2
X