Чаллы-Сарман юлында пассажир автобусы катнашында авария булды - фотолар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы-Сарман юлында пассажир автобусы катнашында авария булды - фотолар

Бу вакытта салонда 11 пассажир була.

Бүген Чаллы-Сарман юлының 17нче км-ында  берьюлы берничә машина катнашында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булды. Анда «Газель» микроавтобусы һәм өч җиңел автомобиль юл бүлешә алмады. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, әлеге һәлакәттә Chevrolet Lanos машинасы йөртүчесе аркасында килеп чыга. Ул куркынычсыз тизлек  режимын сакламый, каршы як полоса чыга һәм анда «Газель» белән бәрелешә. Бу вакытта анда 11 пассажир була. Аннары микроавтобуска LADA һәм Hyundai автомобильләре дә килеп бәрелә. 

ЮХИДИ инспекторлары хәбәр итүенчә, авариядә Chevrolet Lanos йөртүчесе һәм «Газель»нең бер пассажир зыян күрә. Алар төрле дәрәҗәдә имгәнүләр ала. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ фаҗига

Нет комментариев