Юл һәлакәтендә 58 яшьлек ир-ат һәм 56 яшьлек хатын-кыз каты имгәнүләр алган.
Юллардагы карлы буран эзсез үтмәде. Кичә кич белән сәгать 4 тулгач Яр Чаллы – Сарман трассасында каршыга исүче җил һәм бозлавык аркасында идарә итүне югалтып, «Газель» автомобиле каршы юнәлештәге полосага чыга һәм «Лада Калина» белән бәрелешә. Юл һәлакәтендә җиңел машинаның йөртүчесе һәм пассажиры – 58 яшьлек ир-ат һәм 56 яшьлек хатын-кыз каты имгәнүләр ала. Автомобильләр икесе дә каты зыян күрә.
"Кышкы юл аеруча саклык сорый, юлларда игътибарлы булыгыз", - дип кисәтә Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Нет комментариев