Чаллы таксисты әбине мошенниклардан коткарды
Пенсионер 250 мең сум акчасын әзерләп куйган булган.
Чаллыда 86 яшьлек ханым чак кына картлык көненә җыйган акчаларыннан колак какмады. Аңа банк хезмәткәрләре дип, мошенниклар шалтырата. Акчасын куркынычсыз счётка күчерергә тәкъдим итәләр. Әби ышанып, 250 мең сум җыеп куя һәм курьерны көтә. Әмма аның урынына такси йөртүче килә. Борчылган пенсионерны күреп, ул акчаны кая илтүе турында кызыксына башлый. Хатын-кыз сер бирми: «Барысы да яхшы», - дип җавап кайтара. Таксист пенсионерны туп-туры полиция бүлегенә илтә. Анда җинаять эше ачалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев