Чаллы талантлары «Безнең заман» фестивалендә җиңде
Әлеге фестиваль ТР Рәисе ярдәме белән ел саен уздырыла.
Казанда "Безнең заман" республика телевизион фестиваленең суперфиналы булды.
Анда республика предприятие һәм оешмаларында эшләүче талантлы яшьләр чыгыш ясады.
Чаллылылар быел да сынатмады. "КАМАЗ" ГАҖ уңганнары командасы беренче урын яулады.
"Музыка кече форма", "Музыка, ансамбльләр", "Дан минуты", "Визитка" номинацияләрендә дә безнекеләр җиңде.
"Бию" номинациясендә "Ремдизель" заводы хезмәткәре Эмиль Вафин беренче урын алды.
Автогигантның бию ансамбль белән "КАМАЗ" ГАҖның хатын-кызлар коллективына икенче урын бирелде.
Әлеге фестиваль Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Анда 18-35 яшьлек эшче яшьләр катнаша. Җиңүчеләр республика бәйрәмнәрендә чыгыш ясау хокукына ия була. Гала-концертлар телевизордан күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев