Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы татар дәүләт драма театрында - премьера

Спектакль югары музыка сәнгате һәм аны барлыкка китергән композитор язмышы турында сөйли.

12 һәм 13 ноябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Хәл бу ки...» проектындагы чираттагы спектакльне тәкъдим итә. Ул татар музыка сәнгатенең иң күренекле вәкиле, татар профессиональ музыкасына нигез салучы талантлы композитор Салих Сәйдәшевка багышланган. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Алинә Хәбибуллина язган сценарий буенча иҗат ителгән һәм режиссер Олег Кинҗәгулов куйган спектакльдә бөек музыкантның биографиясе белән танышырга, аның шәхесе аша «нәрсә ул музыка» дигән сорауга җавап табарга мөмкин. Спектакль югары музыка сәнгате һәм аны барлыкка китергән композитор язмышы турында сөйли, ди оештыручылар.

Спектакльдә дүрт актер катнаша: Һидиятуллин Инсаф, Сәгыйдуллина Алсу, Мохлисова Алинә һәм Фәхертдинов Рәзил.

Спектакль театрның Кече залында узачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев