Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры директорына хәләл җефете онытылмаслык бүләк ясаган

21 гыйнварда Рәсим Хафизов үзенең 35 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының башкарма директоры Рәсим Хафизов гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган.

Кичә Рәсим Хафизовның туган көне иде. Аңа 35 яшь тулды. 

– 20 гыйнварда яраткан хатыным миңа иң яхшы бүләк ясады. Безнең икенче кызыбыз туды. Мин – иң бәхетле ир-ат, минем ике кызым бар! 
Кичә туган көнемне кызым Регина белән генә үткәрдек. Башта театрга бардык, җыештыручыларга кар көрәргә булыштык.  
Аннан соң өйгә кайттык. Хәзер түземсезлек белән Лилиям белән Сабинаның өйгә кайтуын көтәбез, – ди ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы театры