Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрына яшь артистлар килде

Алар «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклендә уйнаячаклар.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары бүген җәйге ялдан соң эшкә чыкты. Гомум җыелышта коллективта артистларны тәкъдим иттеләр.

Яшь артистларга беренче көннәрдән үк эшкә актив кушылырга туры киләчәк. Аларны 8 сентябрьдә 34нче театр сезонын ачачак Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакленең репетицияләре көтә. 

Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов әйтүенчә, яшь артистлар Казан театр училищесын тәмамлаганнар. Алар Илгиз Зәйниев – шәкертләре: Гөлүсә Гыйбадуллина һәм Юлия Григорьева. Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаучы Булат Әхмәтҗанов та театр коллективына кушылды. 

Сезонның иҗади планында 5 яңа премьера чыгару, анда бөтен труппа катнашачак; «Хәл бу ки...» иҗади проектын киңәйтү; шәһәрдә яңа театр мәйданчыкларын үзләштерү.

Тагын бер яңалык: сезон ябылганда «Алмаз-Холдинг» ширкәте  белән берлектә театр тормышында актив катнашкан хезмәткәргә бүләк тапшырылачак.
Фото театр сайтыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр Чаллы театры