Чаллыда башлангыч сыйныфларда укучылар  бушлай кайнар ризык ашый
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда башлангыч сыйныфларда укучылар бушлай кайнар ризык ашый

Бу хакта мәгариф идарәсе башлыгы хәбәр итте.

Яңа уку елында Чаллыда барлык башлангыч сыйныф укучылары һәм ташламалардан файдаланучы 12 360 бала бушлай кайнар ризык ашаячак. Моның өчен 212 млн сум акча бүлеп бирелде.

Ташламалардан күпбалалы гаиләләрдән– 7985, махсус хәрби операциядә катнашучыларның - 1839, инвалид һәм эчке эшләр органнары  хезмәткәрләренең 2536 баласы файдаланачак. 

«Бушлай кайнар ризык белән башлангыч сыйныф укучылары һәм 12 360 ташламалы категориядәге гражданнарның балалары тәэмин ителә. Махсус хәрби операциядәгеләрнең балаларына аерым игътибар бирелә. Алар балалар бакчасы һәм түгәрәкләр өчен түләүдән азат ителә. Лагерьләрдә бушлай ял итәләр. Быел да мәктәпләрдә туклануын атна саен ата-аналар контрольдә тотачак», – диде мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов.

 Тиздән «Мәктәп туклануы» ата-аналар  өчен экскурсияләр оештырылачак.

Фотолар «Татар-информ»нан алынды. 

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев