Киңәш-табыш.
Зур булмаган кыярларны юып, ике сәгатькә салкын суда тотабыз. Шулай иткәндә, кыяр эчендәге һавасы чыгып бетә. 3-5 тырнак сарымсак, 3-4 карлыган, чия, керән яфрагы, укропны кайнар су белән чайкатып алабыз да банка төбенә салабыз.
Аннары тыгызлап кыярлар тутырабыз. Өстенә кайнап торган су агызып, 15 минут калай капкач белән каплап торабыз. Тишекле капкач аша сөзеп, шул суны кире кәстрүлгә агызабыз, маринад әзерлибез.
2 литр суга 4 аш кашыгы шикәр, 2 аш кашыгы (өеп) тоз салып, 3-4 минут кайнатабыз. Кыярлар янына 3-6 борчак кара һәм исле борыч өстәгәннән соң, кайнар маринад салабыз. Ахырдан 1-2 аш кашыгы 9 процентлы серкә (уксус) салып, стерильләштерелгән капкач белән ныклап ябабыз, астын өскә әйләндерәбез һәм юрган кебек җылы әйбергә төрәбез.
Нет комментариев