Җылылык торбаларын сынауның соңгы этабы башлана.
Чаллыда 2 сентябрьдән җылылык торбаларын опрессовкалауның көзге этабы башлана. Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Бу вакытта бөтен шәһәрдә кайнар су булмый.
Идарә итү компанияләре хәбәр итүенчә, 1 сентябрь кичендә үк кайнар су температурасы кимергә мөмкин.
Җәйге ремонт эшләренең сыйфатын тикшерү өчен көзге опрессовкалау үткәрелә. Бу җылыту сезоны башланганчы торбаларда килеп чыккан кимчелекләрне бетерү өчен кирәк.
Нет комментариев