Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры артисты эштән китте

Аны бу адымга нәрсә этәргән?

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы артистларының берсе Алсу Гыйльманова эштән китте. 

Әмма кыска вакытка гына, Гыйльмановлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булачак, алар икенче балаларын көтә.

–  Икенче сабыемны бик дулкынланып көтәм. Аллаһы теләсә, март урталарында гаиләбез ишәя. Баланың малаймы, кызмы икәнен 100 процент үзебез дә белмибез. Әйберләрнең нейтраль төстәгеләрен ала башладым. Иң зур теләгем – кем булса да, исән-сау котылып, сабыемны  кулыма алу, – диде Алсу Гыйльманова «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына. 
Гыйльмановлар гаиләсендә әнисе кебек талантлы  Сәид үсә.  

Артистка:  «Улыбыз апаен бик көтә. Ул инде бездән 2-3 ел сорый. Дуслар-туганнарыбызның гаиләләрендә дә икешәр-өчешәр бала, мин генә берүзем», – дия иде.  Башта эшлисе килде, өйдә ремонт әзрәк бетсен дидек, аннан үзебездә дә «теләк» барлыкка килде. Үзем күп балалы гаиләдә үскәч,  гел 3 бала булсын дип хыяллана идем. Кем белә, Аллаһы Тәгалә  бирсә,  бәлки булыр да», – дип,  үзенең уй-хисләре белән уртаклашты. 

Яраткан артисткабызның теләкләре чынга ашысын.

Фотолар Алсу Гыйльмановадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният артистлар Чаллы театры