Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучыларын инспекторлар чакырды

Нинди максат белән?

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә машинада кысылып калган кешегә ничек ярдәм итәргә? Бина җимерелсә? Бу һәм башка сорауларга Чаллы коткаручылары җавап бирде. ГИМС хезмәткәрләре якшәмбе чиркәү мәктәбенә йөрүче балаларга экскурсия үткәрде. Алар коткару җиһазларын турында сөйләде, хәтта аларны кабызып күрсәтте. Укучылар үзләрен коткаручы ролендә дә хис итә алды. Аларга водолаз жилетын кидертеп карадылар. 

"Коткаручылар, 112 хезмәте белән берлектә без мондый экскурсия, ачык дәресләр һәм лекцияләрне ел саен үткәрәбез. Максатыбыз - аңлату, куркынычсызлык чараларын күрергә өйрәтү. Моннан тыш, араларында  МЧС хезмәте белән кызыксынучылар да булырга мөмкин", - ди МЧС хезмәте инспекторы Зиннур Мостафин. 

Хәзер язгы каникуллар. Ата-аналарга балаларына карата аеруча да игътибарлы булырга чакыра инспекторлар. Мәләкәс елгасы һәм Түбән Кама сусаклагычының түбән өлешендә боз ярылган. Су чыгып торучы урыннар да бар. Боз өстенә чыгу куркыныч, ди алар.

"Мондый экскурсияләр балалар өчен бик кирәк. Алар яшәешнең төрле яклары белән танышалар. Куркынычсызлык чаралары турында күбрәк ишетәләр. Каникулларын бушка уздырмыйлар", - ди чиркәү мәктәбе педагогы Вероника Подвалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев