Чаллы укытучысы мошенникларга 3,5 млн сум акча күчергән
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучысы мошенникларга 3,5 млн сум акча күчергән

Аңа илебезнең төрле төбәкләреннән шалтыратканнар.

Чаллыда яшәүче 55 яшьлек укытучы берничә көн телефоннан мошенниклар белән сөйләшкән. Аңа Мәскәү, Кемерово өлкәсе, Краснодар краеннан шалтыратканнар. Акчаларының куркыныч астында булуын әйткәннәр. 

Хатын-кыз ышанган һәм мошенникларга 3,5 млн сум акча күчерән. Аның 997 мең сумы кредит. 

Җинаять эше кузгатылган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча мошенниклар

Нет комментариев