Чаллы урамнарын кечкенә экскаватор чистарта
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарын кечкенә экскаватор чистарта

Аны быел беренче тапкыр кулланалар.

«Автомобиль юллары» унитар предприятиесе кышкы юлларны чистарту өчен беренче тапкыр кечкенә Kubota экскаваторын куллана башлады. 
Аның белән ГЭС бистәсендәге үзәк күперне кардан чистарттылар.  
«Элек без аны шәһәрдә электор челтәрләрен сузуда куллана идек. Быел кар чистартып карадык. Бик яхшы чистартты», – ди машинист Руслан.
Ул моңа кадәр 6 ел зур экскаваторда эшләгән. Аның әйтүенчә, идарә итүдә аерма юк.
«Кечкенә экскаваторның өстенлеге шунда: ул зур техника керә алмаган җирләне ялт иттереп чистарта», – диде ул. 
ФОТО ПАДтан алынды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пад Юлларны кардан чистарту

Нет комментариев