Чаллы урамнарына яңа автобуслар чыкты
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарына яңа автобуслар чыкты

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев аларның эшчәнлеге белән шәхсән үзе танышты.

14 июльдә Чаллының 2,3нче маршрутлары буенча зур автобуслар йөри башлады. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев 3нче маршрут автобусының эшчәнлеге белән шәхсән үзе танышты. Ул тәэсирләре белән дүшәмбе киңәшмәсендә уртаклашты.

«Хәзергә барысы да тиешенчә эшли», – диде ул.  «Кечкенә автобусларны зурларга алыштыру өчен 2 млрд сум акча кирәк. Моны бер көндә генә эшләп булмый. Без бу процессны тизләтү яклы. Кечкенә автобусларда пик вакытларында йөрергә бик авыр, зур автобусларда уңайлыклар күп», – дип ул шәһәр халкын зур автобусларда йөрергә чакырды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев