Чаллы урамнарына плакатлар күтәреп чыгачаклар
Бу 17 ноябрьдә билгеләп үтелә торган көн белән бәйле.
17 ноябрь - юл һәлакәтләрендә гомере өзелгәннәрне дөньякүләм искә алу көне. Бу уңайдан 11-17 ноябрьдә республикада, шул исәптән Чаллыда да күп кенә профилактик чаралар үткәрү күздә тотыла. Аларның барысы да юл йөрү кагыйдәләренә игътибарны арттыру, җәяүлеләр, машина йөртүчеләр катнашындагы һәлакәтләрне кисәтү максатыннан оештырыла.
"17 ноябрь көнне акциядә актив катнашучылар Чаллы урамнарына плакатлар тотып чыгачак. Алар шәһәрдәшләргә юл йөрү кагыйдәләре хакында искәртәчәкләр һәм яктылык кайтаргыч элементлар таратачаклар", - дип хәбәр итә Чаллы ЮХИДИнең пропаганда бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев