Чаллы урамнарында зур рейд үтәчәк
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарында зур рейд үтәчәк

Машина йөртүчеләр, әзер булыгыз!

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары 28 июльдә Чаллыда зур рейд үткәрә. Алар хокук сакчылары белән берлектә төп шәһәр проспектларында машина йөртүчеләрнең юл-йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерәчәкләр. Чара елга берничә тапкыр профилактик максаттан оештырыла. Ул юл-транспорт һәлкәтләрен киметүне күздә тота. 

Шулай ук җәйге чорда инспекторлар самокатларда йөрүчеләргә дә игътибарларын көчәйттеләр. Мисал өчен, 25 июльдә алар Первая Береговая урамында, тротуар була торып та, машина юлыннан хәрәкәт иткән, бер шәһәрдәшебезне туктатты. Бу төр кагыйдә бозу өчен КоАП РФ 12.29 маддәсе нигезендә, 800 сум күләмендә штраф яный. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ рейд операция

Нет комментариев