Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамында җан өшеткеч фаҗига

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Чаллының 21/24 йорты янында җан өшеткеч вакыйга була. Биредә эштән кайтып килүче 35 яшьлек ир-ат һәм иптәшләре белән скәмиядә утыручы 20 яшьлек егет арасында низаг чыга. Беренчесенә яшьләрнең тавышланып, күңел ачып утыруы ошамый. Ул озак уйлап тормый, фатирына кереп пычак алып чыга һәм үзен үпкәләткән егетнең эченә кадый.

Зыян күрүчене Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып китәләр. Тик табиблар аның гомерен саклап кала алмыйлар. 

Мәгълүм булганча, ир-атларның икесе дә исерек хәлдә булган. ТР буенча Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәт белдерүенчә, вафат булган егет Киров өлкәсендә яшәгән. Чаллыга исә ул кунакка гына килгән. Аны үтерүдә шикләнелүчене сак астына алганнар. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига