Чаллы Ураза гаетенә әзерләнә
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Ураза гаетенә әзерләнә

Бәйрәм - 30 март көнне.

Мөселманнар өчен кадерле Рамазан ае ахырына якынлаша. Бүген барлык мәчетләрдә соңгы тәравих намазы укылачак. Иртәгә соңгы көн ураза тотабыз.

30 март көнне - Гает бәйрәме. Иртәнге сәгать 7дә барлык шәһәр мәчетләрендә бәйрәм вәгазе укылачак. Аннан соң дин кардәшләребез гает намазы укыячак, хөтбә тыңлаячак. Хатын-кызлар исә бәйрәм уңаеннан таба исе чыгара. Коймак, тәмле-тәмле ризыклар пешереп гаиләләрен сыйлый, балалар күңелен күрә. Бәйрәм 3 көн дәвам итәчәк. 

Ураза гаете намазы укылганчы фитыр сәдакасын биреп калырга кирәк.

 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев