Чаллы үзәгендә яңа торак комплексы төзиячәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллы үзәгендә яңа торак комплексы төзиячәкләр

Ул «Изумруд» дип аталачак.

Чаллының «Җәмигъ» мәчете янындагы буш мәйданда «Изумруд» дип аталган яңа торак комплексы сафка басачак. Биредә 25 катлы ике йорт төзергә исәп тоталар. 

«Бу шәһәрнең йөзен формалаштыручы үзәк урыннарның берсе. Биналарны төзегәндә иң алдынгы технологияләр кулланылачак. Югары класслы комплекс тышкы һәм эчке бизәлеше белән дә игътибарны җәлеп итеп торачак», -  дип белдерде «ДОМКОР» төзелеш холдингы генераль директоры Мөнир Гайнуллов.   
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев