Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хәйриячесе Рөстәм Гатинны Татарстан Президенты бүләкләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүләкләр тапшыру Республика көне алдыннан уза. «Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Бу көнне безне туган республикага булган җылы хисләр берләштерә, без монда яшибез һәм планнар корабыз. Татарстан – төрле милләт һәм дин вәкилләре тату һәм дус яши торган зур гаилә», - диде ТР Президенты тантаналы чара вакытында.

РФ һәм ТР Дәүләт бүләкләренә 50дән артык татарстанлы лаек булды. Алар арасында сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре, медицина хезмәткәрләре, иҗат эшлеклеләре, хәйриячеләр, шулай ук Ватанны саклаучылар бар. Әлеге лаеклы мактаулы гражданнар арасында Чаллы хәйриячесе, эшмәкәр, «Прияют человека» проекты җитәкчесе Рөстәм Гатин да бар. 

– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан миңа актив иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Мин, үз чиратымда, шәһәр җитәкчелегенә, шәхсән шәһәр мэры Наил Мәһдиевка һәм Автозавод районы башлыгы Винер Харисовка күрсәткән ярдәмнәре һәм миңа баглаган ышанычлары өчен олы рәхмәтләремне җиткерәм. Шулай ук Автозавод районы территориаль иҗтимагый үзидарә ассоциациясе рәисе Венера Наумкинага да безнең проектка һәрьяклап ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерәм. «Приют человека» проектына битараф булмаган һәр кеше алдында баш иям, – дип үз сөенече белән уртаклаша Рөстәм әфәнде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X