Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы апрель квитанцияләреннән зарлана

Каян чыккан зур суммалар?

Шәһәрдәшләр арасында апрель аенда мартка караганда күбрәк түләү килде дип зарланучылар бар. "Татэнерго" АҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе директоры Айрат Зәйнуллин моңа аңлатма бирде:

- Мартта урамдагы уртача температура минус 1,7 градус, апрельдә  плюс 7,3 градус җылы булды. Апрельдә йортларга март аена караганда җылылык 40 процентка азрак җибәрелде. Җылылык өчен түләү апрель аенда  30 процентка ким булырга тиеш. Күбрәк икән, идарә итү компаниясенә барып тикшерергә кирәк. Алар автоматик җылылык пунтларының төзеклеген контрольдә тота. Искәртеп үтәм, без Чаллыда 15 ел инде исәпләү приборлары буенча саныйбыз. Ул һәр йортта бар. Җиһазларның күрсәткечләрен үзгәртергә безнең мөмкинлегебез юк. Аларны идарә итү компанияләре тапшыра. Аларга да саннарны үзгәртүдән файда юк, чөнки акча аларга керми.  Идарә итү комапнияләре күрсәткечләрне шәһәр исәпләү үзәгенә (ГРЦ) җибәрә, соңгысы безгә акча күчерә. Бәлки акча акча идарә итү компанияләренә туры килсә, махинация ясарга кызыксыну булыр иде.

Җитәкче халыкның зарын аңлавын да әйтте. "Җылылык һәм кайнар су өчен күрсәткечләрне арттыру квитанциядә сизелерлек булачак, чөнки ул фатир өчен барлык  түләүләрнең 38 процентын тәшкил итә", – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: квитанция