Хәтер язмаларын Мәскәүгә барып та күреп булачак.
Мәскәүдә урнашкан Җиңү музее чаллылыларны “Җиңү йөзләре” проектында катнашырга чакыра. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларыбызның батырлыгын буыннан-буынга җиткерү, саклап калу максатыннан оештырыла.
“Проектта катнашу өчен якын кешегезнең биографиясен язып, булган очракта фотосын теркәп, махсус сайтка https://historydepositarium.ru кертергә кирәк. Теләге булганнар бу эштә ярдәм сорап, күп функцияле үзәкләргә дә мөрәҗәгать итә ала. Мәгълүматлар тикшерелгәннән соң Җиңү Музее интернет мәйданчыгында урын алачак”, - ди белгечләр.
Шулай ук хәтер язмалары Мәскәүнең Җиңү музеендагы мультимедияле экспозициягә дә урнаштырылачак. Аларны теләге булган һәркем илебез башкаласына барып күрә алачак. Әлеге илкүләм проектта һәркем катнаша ала.
Нет комментариев